Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
25 сентябрь 2021, 22:26

Иртәгә көчле магнит бураны көтелә

Иң көчле магнит буранын һәм аның нәтиҗәләрен җирнең барлык кешеләре 26 сентябрьдә сизәчәк.

Иртәгә көчле магнит бураны көтелә
Иртәгә көчле магнит бураны көтелә

Галимнәр сентябрьдә иң көчле геомагнит бураны 26 сентябрьдә, якшәмбе көнне булачак диләр. Белгечләр әйтүенчә, җирдә яшәүчеләрнең барысы да моны сизәчәк.

Магнит бураны вакытында иң еш очрый торган авыру - баш авырту, кан басымының кинәт сикерүе, баш әйләнү, йөрәк кагу, сулыш кысылу. Йокысызлык булачак һәм аңа аптырамагыз. Давыл вакытында кешеләр юктан ачуланалар, борчылалар һәм тиз арыйлар. Магнит бураннары сөяк авыртуларына китерәчәк.

 Табиблар бу көне җиңел ризык ашарга һәм күп су эчергә кушалар. Позитив уйлагыз һәм стресслы хәлләрдән сакланыгыз, контраст душ керегез, саф һавада күбрәк йөрегез, вакытында йоклагыз, дип кинәш итә табиблар. Валериан тамчылары һәм лимонлы кайнар чәй иң яхшысы , диләр алар.

Чыганак:nashikigi.ru

Фото:nashikigi.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: