Сәламәтлек
23 сентябрь 2021, 17:30

Болар – иммунитет төшү билгеләре

Көз ул - яңгырлар, сагыш һәм меланхолия...

blog.stanis.rublog.stanis.ru
Фото:blog.stanis.ru

Grand Clinic   иммунореабилитация һәм  превентив медицина клиникалары челтәренең фәнни җитәкчесе Ольга Шуппо “Известия” белән әңгәмәсендә көзен иммунитет төшүнең  без уйламаган билгеләре турында сөйләде.

Аның сүзләренчә, хәвефле симптомнарның берсе – даими  арыганлык хисе һәм хәтер  начараю. Белгеч аңлатып китүенчә, сүз хроник стресс һәм калкансыман бизнең дөрес эшләмәве турында бара. Ул очракта реакция тизлеге акрынаерга һәм хәтер дә начараерга мөмкин.

“Тагы бер билге – еш герпес чыгу. Нормаль  халәттә организм инфекцияне  баса һәм җиңә ала, әмма иммунитет төшсә, вирус еш активлаша”, – ди Шуппо.

Иммунитет белән проблемаларга аллергия реакцияләре дә ишарәләргә мөмкин. Аннары чәчләр коелу һәм терсәкләрдә тән тиресе артык коры булуга да игътибар итәргә кирәк.

Чыганак: Lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас