Сәламәтлек
22 сентябрь 2021, 06:48

Вируслар аздымы?

Мизгел инфекцияләре белән чирләүчеләр саны арта.

Вируслар аздымы?Вируслар аздымы?
Вируслар аздымы?

Тагын көз җитте, тагын да көзге кискен респиратор вируслы авырулар (ОРВИ) баш калкытты һәм менә Башкортстанда алар белән чирләү очраклары бусагасы 106 проценттан да артып киткән.

     -Бездә гадәттәгечә чирнең көзге эпидемиологик күтәрелеше күзәтелә һәм бу зур борчу тудыра: эпидемиологик бусага, үзган елның шул чоры белән чагыштырганда, 28 процентка артык,- диде Башкортстан буенча Роспотребнадзор башлыгы Анна Казак.

   Анна Казак шулай ук халыкны мизгел гриппына каршы вакцинацияләү эшен активлаштырырга чакырды. Әлегә чирдән республикада нибары 10,2 процент халык кына прививка ясаткан, ә бу күрсәткеч ким дигәндә 60 процент булырга тиеш. Башкортстанда барлыгы 2,4 миллион кешене (493 мең баланы һәм 1,9 миллион өлкәннәрне һәм 7 меңнән дә ким булмаган авырлыларны) прививкалау планлаштырыла.

   Анна Казак Башкортстанда коронавирусның дүртенче дулкыны  көтелүен дә фаразлады. Сакланыйк, дуслар!

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас