Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
4 август 2021, 19:05

Табиблар үзләре килгән

Район үзәгенә барырга авыл кешесенең вакыты да, мөмкинлеге дә гел генә булмый.

28 июльдә республикада “Сәламәт авыл” проекты башланды. Аның барышында авылларда яшәүчеләргә коронавирустан прививка ясала.

Кушнаренко районы да бу чарадан читтә калмады. Бүген, 4 августта, вакцинацияләүнең мобиль пункты Шәрип авылының табиб амбулаториясе янында эшли.

Прививка ясату өчен авыл халкы иртән үк чиратка баскан иде. “Район үзәк дәваханәсе хезмәткәрләренең авылларга чыгуы безнең өчен уңайлы, – диләр биредә яшәүчеләр. – Чөнки район үзәгенә барырга авыл кешесенең вакыты да, мөмкинлеге дә һәрвакытта да юк”.

Вакцина ясатучылар арасында укытучылар да бар. Әйтүләренчә, мәктәптә эшләүчеләрнең 83 проценты прививка ясаткан. “Без балалар белән эшлибез, шуңа иңнәребезгә төшкән җаваплылыкны аңлыйбыз”, – диләр алар.

Шәрип авылы территориясендә вакцинацияләү пункты инде өченче көн эшли. Шушы кыска гына вакыт эчендә 110 кешегә ковидка каршы прививка эшләнгән. Ә Кушнаренко районы буенча барлыгы 6900дән күбрәк кеше вакцина ясаткан.

Әйткәндәй, бер үк вакытта Шәриптә Сәламәтлек поезды да эшли. Теләгән һәр кеше, шул исәптән якын-тирә авылларда яшәүчеләр дә биредә заманча аппаратларда тикшерелү үтә ала. Моның өчен табибка алдан язылу кирәкми. Бары паспорт һәм медицина полисы гына сорала.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: