Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
26 март 2021, 14:17

Теш кайда да, йөрәк кайда...

Кариестан күбрәк аритмиядән интегүчеләр җәфалана икән.

Бар дөнья халкы диярлек кариестан, ягъни тешләре бозылудан интегә. Бу чир авыз куышлыгында зарарлы микроорганизмнарның теш эмален ашавы белән бәйле.
Күптән түгел Дания галимнәре, шактый күләмле тикшерүләр үткәреп, шуны исбатлаган: кариес һәрвакыт теге яки бу чирнең нәтиҗәсендә барлыкка килә икән. Кариестан күбрәк аритмиядән интегүчеләр җәфалана, ди белгечләр. Эш шунда, алар 129 кариеслы һәм 120 сәламәт тешле өлкәннәрне тикшергән һәм беренче төркемдәге 70 процент кешедә йөрәк ритмы бозылуын ачыклаган. Ә тешләре сәламәт булучылар төркемендә исә йөрәк чиреннән нибары 12 процент кешенең генә җәфа чигүе билгеле булган.
Фото: sevavrora.ru
Читайте нас: