Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
4 март 2021, 18:45

Организмны ныгытыгыз!

Яз башында иммун системасының көчсезләнүе күзәтелә.

Язын организмда витаминнар һәм минераль матдәләр запасы кими, инфекцияләргә каршы торучанлык түбәнәя. Шул рәвешле, иммунитетны ныгыту мөһим.

Ни өчен иммунитет төшә? Сыйфатсыз азык һәм дөрес тукланмау, ягъни консервантлар, химик кушылмалар, шикәр күплеге, балансланмаган рацион, диеталар куллану моңа сәбәпче булып тора. Витаминнар һәм микроэлементлар кытлыгы, алкоголь, тәмәке белән организмны агулау, даими стресслар һәм тискәре кичерешләр, начар экология торышы, йокы җитмәү, физик һәм акыл ягыннан организмның йончуы, чамадан тыш кояшта кызыну – болар һәммәсе дә организмның яшәү көченә турыдан-туры кире йогынты ясаучы факторлар.

Организмны ныгыту өчен нәрсә эшләргә?

Туклану. Үзебездә үскән яшелчә-җиләк җимешне мөмкин кадәр күбрәк ашарга тырышыгыз, артык майлы ризыклардан баш тартыгыз. Иммунитет ныгытуның бер яхшы ысулы – киптерелгән җиләк-җимеш, бал, чикләвекләрдән катнашма ясау.
Эчемлекләргә килгәндә, үлән чәйләре, җиләк-җимеш (карлыган, кура җиләге, бөрлегән, гөлҗимеш) чәе эчегез.

Физик активлык. Физик күнегүләр ясагыз. Йөгерү дә, әкрен генә атлап бару да – спорт. Физик күнегүләр сәламәтлекне ныгыту белән беррәттән, кәефне дә күтәрә.

Кояш яктысы. Кояш – яшәү чыганагы, аның нурлары астында булу тынычландыра, кәефне күтәрә.

Су. Чиста су тиешле күләмдә эчсәгез, иммунитетыгыз яхшырыр.

Йокы. Төннәрен йокысыз уздыручы кешеләр авыруга тиз бирешүчән була. 3 тәүлек рәттән юньләп йокламаганда организмның вирусларга каршы торучанлыгы 30 процентка кимүе расланган.

Тынычлык. Стресслар – иммун системасының дошманнары. Үзегезне тынычландыра торган шөгыль табыгыз: китап укыгыз, бәйләм бәйләгез, рәсем төшерегез һ.б. Үз бакчасы булганнарга бу уңайдан җиңелрәк– тиздән бакча мәшәкатьләре башлана.

Җылы ванна. 38-40 градус җылылыктагы суда тән йомшара, кан тамырлары киңәя һәм аның әйләнеше яхшыра, димәк, иммун системасына да яхшы тәэсир итә.

Контрастлы душ. Иртәнге зарядкадан соң контрастлы душ керүдән дә шәбрәк нәрсә юк. Әмма моңа әкренләп күнегергә кирәк.

Мунча. Атна саен мунча керегез.

Яхшы иммунитет кешегә озын гомерле булып, бәхетле һәм тулы кыйммәтле тормышта яшәргә мөмкинлек бирә.

Читайте нас: