“Русиялеләрнең үзизоляция вакытында иң начар гадәтләре – чамасыз ашау, спиртлы эчемлекләр эчү һәм аз хәрәкәтләнү”, - диләр экспертлар.
Табиб-диетолог Александра Кириленко әйтүенчә, күпчелек кешеләр ясаган иң зур хата – проблеманы “ашап” үткәрергә тырышу. “Тискәре хисләр, тискәре хәбәрләр, эш югалтудан курку кебек яңалыклар тәэсире аркасында кешеләрдә паника... Алар пицца, фастфуд, газлы эчемлекләр сатып ала. Боларның барысы да тәм-томнар ашап, күпләп кофе эчү белән тәмамлана...” – ди Кириленко.
Мондый яшәү рәвеше, әлбәттә, артык авырлык җыюга, симерүгә китерә. Аннары шикәр диабеты, йөрәк чирләре дә озак көттерми. Нәтиҗә буларак, гормональ фон бозыла, атеросклероз һәм деменция үсешү хәвефе арта, дип кисәтә диетолог ханым.
Начар гадәтләр арасында спиртлы эчемлекләргә тартылуны да атадык. Үзизоляция бигрәк тә эчүне күптән түгел генә ташлаган кешеләр өчен куркыныч икән, чөнки катлаулы эмоциональ күңел халәте аркасында кешедә “срыв” булырга мөмкин.
Табиб-иммунолог Анатолий Устющев начар гадәтләр исемлегенә озаклап компьютер артында утыруны да кертә. Аз хәрәкәтләнү, физик нагрузка булмау инфаркт, инсульт һәм яман шеш авыруларын китереп чыгарырга булышлык итә.
Устющев компьютер артында эш сәгатьләрен төгәлләгән кешеләргә физкультура ясарга, фатир буйлап йөрергә киңәш итә.
Сүз дә юк, белгечләр дөрес сөйли. Киңәшләре дә фәһемле. Ә безгә аларга колак саласы гына, дуслар. Тазалык – иң зур байлык!