Медицина фәннәре докторы, Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү дәләт медицина университетының патофизиология профессоры Антон Ершов “Российская газета”га коронавируска карата иммунитет барлыкка килү шартын атады.
Аның сүзләренчә, COVID-19га карата тотрыклы иммунитет барлыкка килүнең иң оптималь очрагы – коронавирусның әллә ни күп дарулар белән дәваланмыйча уртача формада үтүе. Галим шуны да әйтте, организмны саклый торган иммунитет ике очракта формалашмаска мөмкин: чирнең бик җиңел яисә нык катлаулы үткән чагында.
Беренче орчакта (чир җиңел үткәндә) кеше организмында вируска каршы тәнчекләр бүлеп чыгарыр өчен вирусның рөхсәт ителгән микъдары булмаска мөмкин.
Икенче очракта (чирне авыр үткәргәндә) организм шулкадәр стресста була ки, аның бөтен компенсатор көчләре организмны яшәтүгә китә, шул рәвешле иммунитет формалаша алмый. “Организмның вируска каршы тәнчекләр формалаштырыр өчен аксымы җитми кала”, – дип аңлата Ершов.
Белгеч шуны да әйтте, коронавирусның төп проблемасы – аның күптән түгел барлыкка килүендә. Вирус белән “танышыр” өчен тиешле вакыт узмаган әле. “Коронавирусның SARS тибыннан булганга күрә, COVID-19га иммунитет 2 ел сакланачак дигән фараз бар”, – ди ул. Әмма моны раслаган мәгълүматлар юк, дип билгеләде Ершов.