Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
4 Май 2020, 21:00

Күмертау да "МаскаВПомощь" акциясенә кушылды

Бу көнне күпләр медицина битлеге белән бергә "Георгий тасмасы"на ия булды.

Җиңү волонтерлары медицина битлекләре һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан "Георгий тасмалары"н таратты.

Акция Башкортстан Хөкүмәте ярдәме белән оештырылды.

Билгеле булуынча, Башкортстан Башлыгы Указы нигезендә, бүгеннән алып республика буенча битлек режимы эшли башлады.
Шуны да онытмыйк, әгәр максималь нәтиҗәгә ирешергә теләсәк, битлекне дөрес кияргә кирәк:
1.Битлек борынны, авызны һәм иякне тулысынча ябып, йөздә тыгыз утырырга тиеш;
  1. Битлекне кулланганда, аңа куллар белән тотыну тыела. Контакт булганда инфекция кулга эләгә һәм организмга күз яки авыз аша керергә мөмкин;
  2. Битлекне колак элмәкләреннән тотып кына салырга ярый;
  3. Теләсә кайсы җиргә куллар белән тигәндә, аларны җентекләп юарга яки дезинфицияләүче спрей ярдәмендә зарарсызландырырга кирәк;
  4. Битлекләрне ике сәгать саен алыштырырга кирәк. Кулланылган әйберләрне чүп-чарга ташларга. Битлекне сакларга, аны сумкага яки кесәгә салып йөртергә кирәкми. Алга таба куллану сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин;
  5. 6.Медицина битлеге бер тапкыр гына кулланыла.

    Фото: "Башинфом"

    Читайте нас: