Республикада узган ай эчендә Гигиена һәм эпидемиология үзәге белгечләре 433 талпанны – энцефалит авыруына, 202 талпан бөҗәген Лайм авыруын булдыручылар барлыгына (талпан бореллиозы) тикшергән.
Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгы брифингында үзәкнең баш табибы урынбасары Марина Скотарёва сөйләде.
Белгеч фикеренчә, барлык тикшерелгән талпаннар арасында 2се энцефалит вирусына ия булган, 12 бөҗәктә талпан бореллиозын котырткычларны ачыклаганнар. Моның белән бәйле Марина Скотарёва талпаннарны лабораторияләргә тапшырырга чакырды.
Талпанда хәвефле авырулар котырткычларын ачыклаган хәлдә, талпанны тапшырган кеше Гигиена һәм эпидемиология үзәге яисә аның филиалына белешмә артыннан килергә тиеш. Аннары арытаба иммунопрофилактика чараларын үткәрү максатыннан яшәү урыны буенча медицина учреждениесенә (поликлиникага) мөрәҗәгать итәргә кирәк.