Моның өчен нинди анализлар тапшырырга?
Кадерле редакция! Кияүгә чыгуыма бер ел тулып килә. Кечкенә авылда, иремнең әти-әнисе белән бергә яшибез. Саклану чаралары кулланмасак та, һаман авырга узмадым. “Бәлки, безнең саулык белән бәйле проблемаларыбыз бардыр”,- дигән уй килә башлады еш кына. Безгә нишләргә, табибка күренергәме?
Бәби алып кайтырга теләгән парга, авырга узар алдыннан һәм бала сәламәт тусын өчен, кайсыбер тикшерүләр узарга һәм анализлар тапшырырга киңәш итә табиблар.
Стоматологка күренергә һәм барлык авыру тешләрне дәваларга. Иң мөһиме – йөклелек алдыннан организмдагы бар инфекцияне бетерергә. Гинеколик инфекцияләрне ачыклау мөһим. Эчке органнарга УЗИ үтү киңәш ителә. Үзегезнең һәм ирегезнең кан төркемен һәм резус-факторларны ачыклагыз: туры киләсезме-юкмы? Герпеска, кызылча һәм таксоплазмоз инфекцияләренә антитәнчекләр бармы-юкмы икәнен ачыклау мөһим. Кызылча авыруына антитәнчек булмаса, прививка ясатырга кирәк булачак. Хәзердән үк витаминнар эчә башласагыз була.