Тикшеренүләр күрсәтүенчә, күпмедер вакыт табигый экстрактлар һәм минераллар эчеп торучылар исерткеч эчемлек эчкәннән соң азрак чирләгән: косасы килү, баш авырту кебек билгеләр азрак булган.
69 кешедән торган беренче төркемгә галимнәр имбирь, барбадосс чиясе, опунция (кактус төре), гинго билоба, тал, магний, калий, биокарбонат катрий, цинк, рибофлавин, тиамин һәм фолий кислотасы кайнатмасын биргәннәр. 76 кешедән торган икенче төркемгә шул ук, әмма табигый ингридиентлары булмаган кайнатманы эчергәннәр.