Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
22 апрель 2020, 16:57

Коронавирусны дәвалауда арбидол файдасыз, ди

Бу хакта Кытай галимнәре искәртә.

Кытай галимнәренең эксперт төркеме, клиник сынаулар үткәреп, вируска каршы билгеле препаратларның COVID-19 белән көрәштә файдасыз икәнлеген дәлилләде. Тикшеренүләр нәтиҗәләре Med журналында басылып чыккан.

“Без бу препаратларның клиник нәтиҗәләрне яхшыртмавын, әмма кире эффектка ия булырга мөмкин икәнлеген ачыкладык”, — ди Гуанчжоуның 8 санлы Халык дәваханәсенең йогышлы авырулар үзәге директоры Линхуа Ли.
Бу препаратлар коронавирус белән көрәшер өчен тәкъдим ителгән исемлектә (аны Кытай Милли сәламәтлек комиссиясе бастырып чыгарган) булганга күрә сайланган.

Тикшеренүдә коронавирус инфекциясен җиңел, уртача һәм авыр кичергән 86 пациент катнашкан. Аларның 34е очраклы рәвештә —лопинавир+ритонавир, 35е — арбидол, 17 плацебо (клиник экспериментта катнашучыны ялгыштырыр өчен уйлап табылган процедура яисә терапевтик дәвалау ысулы) кулланыр өчен сайланган. Өч төркем дә беренче һәм икенче атнадан соң контроль нокталарда охшаш нәтиҗәләр күрсәткән. Медиклар күзәтү астындагы пациентларда коронавирус билгеләре азаюны да, компьютер томографиясе нәтиҗәләре яхшыруны да күрмәгән. Шул ук вакытта беренче һәм икенче төркем пациентлары диарея, укшыту хисе, аппетит түбәнәюенә зарланган. Ә менә плацебо кабул итүче пациентлар бернинди кире нәтиҗәләр сизмәгән.

“Без табиблар коронавирус йоктыручы бу авыруларга әлеге препаратларны билгеләр алдыннан яхшы уйларга тиеш дигән фикердә”, — ди Линхуа Ли.

Бүгенге көндә коронавируска каршы көрәштә карантин һәм организмның сәламәт халәтен саклау иң нәтиҗәле ысуллар булып исәпләнә, дип искәртә белгеч.
Читайте нас: