Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
14 апрель 2020, 21:25

Варикоздан интегүчеләргә киңәшләр

Әгәр аякларыгызда кан тамырлары киңәюдән интегәсез икән, түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз:

Әгәр аякларыгызда кан тамырлары киңәюдән интегәсез икән, түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз:
  • Озак вакыт басып яки утырып тормаска тырышыгыз;
  • Резинкасы кысып торган оекбаш, носкилар, гольфлар кимәгез;
  • Күбрәк җәяү йөрегез;
  • Озак басып торырга туры килсә, атлагандай хәрәкәт ясап, бер аяктан икенчесенә күчегез. Мөмкинлек булса, чүгәләп тә алыгыз.
  • Көн саен 15-20 минут дәвамында аякларыгызны өскә күтәреп ятып торыгыз.
  • Игътибар! Бүгенге көндә бу авырудан котылу юллары күп: физик күнекмәләрдән алып, операция ысулын куллануга кадәр. Шуңа күрә, әгәр чир нормаль тормыш алып баруга комачаулый башлаган икән, табибка күренергә кирәк.
    Фото: news.m
    Читайте нас: