Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
14 апрель 2020, 19:10

Каен суы эчәсезме?

Ул иммунитетны күтәрә.

Ул иммунитетны күтәрә.
Медицинада каен суы язгы хәлсезлек, авитаминоздан дәвалый, иммунитетны ныгыта, депрессиягә каршы ярдәм итә дип санала. Аны хәзер дә йөз төрле чирдән коткаручы тереклек суы, тормыш нектары дип атыйлар.
Каен суының составы
Эчемлектә майлар һәм аксымнар юк, углеводлар гына. Витаминнар комплексы да җитәрлек. Составында аскорбин кислотасы күп. Шулай ук В-группа витаминнары өстенлек итә. Каен суындагы натрий, тимер, калий, фосфор, магний, фтор һәм кальций күп авыруларны кисәтергә булыша.
Шулай ук кремний, бакыр, титан, барий, марганец та күпмедер күләмдә бар анда. Лимон кислотасы, глюкоза, фруктоза булганлыктан каен суы әчкелтем-баллы тәмдә.
10 грамм суда нибары 24 ккал бар. Диетик ризыкларда еш кулланалар.
Составында җиңел үзләштерелә торган шикәр булганлыктан аны ачытып, менә дигән тәмле куас әзерләргә була.
Каен суы бавыр белән бөеребезне зарарлы матдәләрдән, төрле органнарыбызда үрчегән паразитлар эшчәнлеге нәтиҗәсендә тупланган токсиннардан, һава, су, ризык аша тышкы мохиттән үтеп кергән агулардан чистарту үзлегенә ия.
Төрле органнарыбызда ташлар ясалмасын, комнар, шлаклар, тозлар утырмасын өчен, чирләрне алдан кисәтү йөзеннән, каен суы эчү файдалы.
Буыннарына тозлар утырудан интегүче, подагра, артрит, артроз кебек чирләр аркасында сызланып, газап чигеп яшәүчеләргә дә шифалы каен суының файдасы зур.
Каен суын сәламәт олы кешегә көнгә өч мәртәбә, ач карынга берәр стакан күләмендә, җылымса килеш эчү файдалы.
Аны куллану ашказаны суты ачылыгы түбән кешеләргә аеруча мөһим. Хәтта чир кискенләшкәндә эчсәк тә, ашказанының лайлалы тышчасына зыян килми.
Каен суы сидек кудыру үзлегенә ия, шуңа ул буыннар, бит, аяк-куллар шешенүен бетерә, артык авырлыктагы кешеләрне табигый рәвештә ябыктыра.
Салкын тию яки гриппның беренче билгеләре сизелә башлауга каен суы эчсәгез, югары температурагыз төшәр, үзегез тиз арада тернәкләнерсез, авыру катлауланмас, чагыштырмача тизрәк, җиңелрәк узар.
Хроник томаудан котылу өчен каен суының шифасы зур. Балаларга сокны җылытып, көнгә өч мәртәбә стаканның өчтән бере күләмендә эчерәләр. Балада яки олы кешедә йөткерү озакка сузылса, каен суын җылы сөткә салып, аңа аз гына крахмал һәм он кушып болгатып эчү отышлы.
Каен суын куллану файдалы, чөнки ул иммунитетны күтәрә.
Тамагы еш шешеп интегүчеләрне, ангинадан газап чигүчеләрне, авыз эче бозылып җәфаланучыларны каен согы белән дәвалыйлар.
Аның белән авызны, тамакны әйбәтләп чайкаганнан соң, сутның калган өлешен аз-азлап эчеп бетерергә.
Үпкә ялкынсынуы вакытында хәлне җиңеләйтү, чирне тизрәк һәм тулысынча дәвалау максатыннан, табиблар бу шифалы суны көнгә ике мәртәбә яртышар стакан күләмендә эчәргә куша.
Азканлылык чире аркасында кимегән гемоглобинны нормага салу өчен каен суы эчү дару кулланудан күпкә файдалырак. Аны ашарга 15 минут кала, алма, кишер, чөгендер суты кушып, 50шәр миллилитр күләмендә эчеп дәваланалар.
Экологлар теләсә кайсы каеннан су алырга киңәш итми. Бары кәүсәләре, тамыры нык булган агачларны гына тишәргә ярый. Бер агачтан көненә 1 генә литр су агызырга киңәш ителә. Ахырдан каендагы тишекне бакча сумаласы, җилем, пластилин белән томалап куярга кирәк.
Читайте нас