Шундый чемпионат та була икән!
Нью-Йоркта ел саен хот-дог ашау буенча чемпионат үтә. Әнә шул чарада катнашып, японлы Такеру Кобаяси берничә тапкыр чемпион исемен яулаган ди. Узган ярышларда ул 44 хот-догны 12 минутта “ялт” иттергән.
Ирнең үз технологиясе бар: ул бер хот-догны икегә бүлеп, ике кисәкне берьюлы авызына каба икән. Җиңүчегә “Халыкара сары төсле билбау” һәм “сосискалы бутербродны ел дәвамында бушлай ашау” таныклыгын бүләк иткәннәр.