Коронавируска каршы вакциналарның беренче клиник сынауларын 60 ирекмәннәрдә үткәрәчәкләр. Бу хакта “Вектор” фәнни үзәгенең генераль директоры Ринат Мәкъсүтов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, ирекмәннәр исемлеге әзер, алар арасында вакциналарны уйлап чыгаручылар да бар. Шул исәптә төп уйлап чыгаручы — Илназ Имаметдинов.
“Вектор” җитәкчесе шөны да өстәде, клиник тикшерүләр расланган протоколга ярашлы сәламәт кешеләрдә үткәрелә. Шушы көннәрдә “Вектор” яңа коронавируска каршы тәнчекләрне билгели торган тест-системаны рәсми теркәде.
Яңа дигностик корал моңа кадәр авырганнарны ачыкларга, иммунитетны өйрәнергә, шулай ук COVID-19га каршы уйлап чыгарылган вакциналарның нәтиҗәлелеген бәяләргә мөмкинлек бирәчәк.
11 апрельгә эпидемия башланганнан бирле Русиянең 82 төбәгендә 13 584 коронавирус йоктыру очрагы теркәлгән. 106 кеше үлгән, 1045е терелгән.