Коронавирус авыруы бизгәк, коры ютәл, тын кысу, тәм һәм ис тоюны югалту, баш авыртулар, эч китү һәм арыганлык белән билгеләнә. Бу хакта UfacityNews.ru хәбәр итә.
АКШның офтальмология академиясе коронавирус конъюнктивит һәм күз белән бәйле башка авырулар килеп чыгуына да сәбәпче булырга мөмкин дигән фикердә. Фәнни тикшеренүчеләр “таҗлы вирус” расланган 534 кешене тикшергән. 21% авырулар — күзләрендә корылык хисенә, 13% пациентлар бөтен нәрсә дә томан аша күренүенә зарланган, якынча 12% пациентлар күзләрендә дискомфорт тойгысы кичергән.
Әлбәттә, күзләр белән булган проблемалар коронавирусның киң таралган билгеләренә керми, шуңа бу юлларны укыгач та кайгыра башларга кирәкми. Бәлки, бу халәт компьютер алдында начар яктылык шартларында даими эшләү белән бәйледер. Бу очракта телевизор караудан баш тартырга, мобиль гаджетлар куллануны киметергә һәм күзләргә салкын тастымал ябып торырга киңәш ителә. Әгәр кешенең хәле яхшырмаса, башка билгеләргә дә күз салырга, алар ачыкланган хәлдә кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.