Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
9 апрель 2020, 11:40

Русия төбәкләре хастаханәләрен җиһазлау өчен 33 млрд. сум бүленгән

Путин субъект җитәкчеләрен пандемиягә каршы көрәшкә бүлеп бирелгән акчаларның максималь нәтиҗәле кулланылуын тикшерергә чакырды.

“Без һәр төбәктә һәр кешенең гомере өчен көрәшергә әзер булырга тиеш”,- диде Президент Владимир Путин 2020 елның 8 апрелендә губернаторлар белән видеоформатта үткәргән киңәшмәдә.
COVID-19 илнең 81 төбәгенә таралды инде. Русиядә инфекциялеләрнең гомуми саны 8672 гә җиткән, 63 кеше һәлак булган.
“Илнең барлык төбәкләренең кичектергесез бурычы – медицина оешмаларының әзерлеген һәм аларның куәтләрен арттыру”, - диде Путин. Моның өчен Русия хастаханәләрендә 33 миллиард сум бүлеп бирелгән. 13 миллиард сум ИВЛ аппаратларын сатып алу өчен бүленгән.
"Сәламәтлек саклау системасында булдырыла торган резервлар, өстәмә егәрлекләр тулы күләмдә кирәк булмас дип өметләнәбез", - диде ул.
Путин шулай ук субъект җитәкчеләрен пандемиягә каршы көрәшкә бүлеп бирелгән акчаларның максималь нәтиҗәле кулланылуын тикшерергә өндәде.
Читайте нас: