Яңа коронавирус белән көрәштә, алдынгы сызыкта эшләүче медицина хезмәткәрләре, өч ай дәвамында Федераль түләүләр алачак. Бу хакта төбәк башлыклары белән узган киңәшмәдә ил җитәкчесе Владимир Путин хәбәр итте.
"Коронавирус йогышы белән авырган пациентлар белән турыдан-туры эшләүче табиблар өчен мондый өстәмә аена 80 мең сум тәшкил итәчәк. Урта медицина персоналы-фельдшерлар, шәфкать туташлары өчен-50 мең сум. Кече медицина персоналы өчен аена 25 мең сум. Коронавирус йоктырган кешеләр белән эшләүче ашыгыч ярдәм табиблары аена 50 мең сум алачак. Фельдшерлар, шәфкать туташлары һәм экипаж шоферлары -25 мең сум», -диде дәүләт башлыгы.
Элегрәк Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус инфекциясе белән авыручыларга ярдәм күрсәтүче медикларга кызыксындыру түләвен билгеләү турындагы указга кул куйды. Урта медперсонал өчен төбәк өстәмәсе -15 мең, кече медперсонал өчен - 5 мең, табибларга -25 мең сум тәшкил итәчәк.