Даими нерв киеренкелегенең кеше сәламәтлегенә начар тәэсир итүе сер түгел. Ул йокысызлыкка, ашкайнату процесслары бозылуга, баш авыртуларга, зиһен таралуга, кан басымы күтәрелүгә сәбәпче булырга мөмкин.
Белгечләр ничек тиз арада киеренкелектән котылырга икәнлеген язганнар. Бу хакта Freundin журналына сылтанып, MedikForum.ru сайты хәбәр итә.
Тынычлану ысулларының берсе булып тирән итеп сулыш алу тора. Моның өчен уңайлы утырырга һәм борын аша корсак һава белән тулганчы сулыш алырга кирәк. Аннары авыз аша һаваны чыгарырга һәм бу күнекмәне 10 тапкыр кабатларга кирәк. Тикшерүләр күрсәтүенчә, бу ысул кан басымын төшерә, йөрәк тибешен акрынайта һәм баш миенә тынычланырга дигән сигнал җибәрә.
Стресстан котылырга биюләр дә ярдәм итә. Нерв киеренкелегендә кортизол күләме арта. Әгәр яраткан җырны кабызып, аңа биеп алсаң, организм эндорфиннар һәм дофамин – “бәхет гормоннары” – бүлеп чыгара башлый. Алар неврозны көчәйтүче стресс гормоннарын кысрыклап чыгара.
Аннары, кычкыру ихтыяҗын яисә күз яшьләрен дә тыярга кирәкми икән. Андый чакта күз яшьләре организмнан зарарлы гормональ субстанцияләр һәм катехоламиннарны – шөбһәле һәм депрессия халәтен булдыруга юл куйган матдәләрне – юып чыгара.
Нервлар какшавыннан котылуда төрле исләр дә булыша. Мисал өчен, лаванда исе шундый үзенчәлеккә ия.