Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
6 апрель 2020, 14:24

Дәваханәләрдә үзгәрешләр

Башкортстанның ике дәваханәсендә баш табиблар алышынды.

Нефтекама шәһәр дәваханәсәсе баш табибы Таһир Гыйззәтуллин кичә вазифадан китүе турында игълан итте. Бу хакта ул «Фейсбук» та, үз битендә язган һәм шул ук медицина учреждениесенең яңа җитәкчесен тәкъдим иткән.
«Хөрмәтле Нефтекама шәһәре халкы, кадерле дуслар! Һөнәри тормышымның кызыклы, бай эчтәлекле этабы тәмамланды. Минем командада намус белән эшләүчеләргә ихлас күңелдән рәхмәт белдерәм. Без медицина ярдәменең сыйфаты һәм һәркем файдалана алырлык булуы өчен, барысын да эшләдек. Барыбыз да халык белән диалог кордык. Бу, һичшиксез, төп максатка ирешергә, пациентларны савыктырырга ярдәм итте. Башкортстанның сәламәтлек саклау министры боерыгы буенча, дәваханә белән Морат Авзалов җитәкчелек итәчәк»,-дип язды Таһир Гыйззәтүллин.
Таһир Гыйззәтуллин «1нче Республика клиник психиатрия дәваханәсе» баш табибы итеп билгеләнде.
Морат Авзалов «педиатрия» белгечлеге буенча Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлаган, квалификациясе - табиб-хирург. Балтач район дәваханәсе врач-хирургы, Нефтекама шәһәр дәваханәсе табиб-хирургы, шул ук дәваханәнең медицина буенча баш табиб урынбасары, Янавыл районы дәваханәсе баш табибы булып эшләгән.
Читайте нас