Радий Хәбиров Башкортстан хастаханәләрендә резерв койка фондының әзерлеге турында сөйләде.
3 апрельдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Идел буе федераль округы төбәкләрендә резерв койка фондын әзерләү буенча киңәшмәдә катнашты. Видеоконференция форматында аны Русия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкиле Игорь Комаров үткәрде.
Округта сәламәтлек саклау системасының пандемия шартларына реаль әзерлеген тикшерү буенча актив эш бара. Шулай ук кирәк булган очракта дәвалау оешмаларында үстерергә мөмкин булган резервлар бәяләнә.
Киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина учреждениеләрен кирәкле техника һәм җиһазлар белән, беренче чиратта ИВЛ аппаратлары белән тәэмин итү буенча нормативларының үтәлеше турында сөйләде. Кайбер хастаханәләр гомуми сыйдырышлыгы 2 785 койка булган йогышлы госпитальләргә профильләштерелгән. Алар барысы да яңа коронавирус йогышы белән авырган пациентларны кабул итәргә әзер.
Вәкаләтле вәкил төбәк җитәкчеләреннән бу эштә күпме табиб катнаша ала, палаталарда пациентлар өчен нинди шартлар тудырылган, авыр хәлдәге пациентлар өчен койкалар ничек җиһазландырылганын сорады.
Игорь Комаров медикларга һәм төбәкләр башлыкларына эшләре өчен рәхмәт белдерде, алар Русия Президенты куйган бурычларны сыйфатлы һәм вакытында башкаруларын билгеләп үтте.
- Медицина ярдәмен күрсәтүне камилләштерү буенча эш дәвам итәргә тиеш. Русия Президенты В.В. Путин танылган мәкальне искә төшерде: “Сакланганны Ходай саклар”. Шуңа күрә без һәрвакыт югары әзерлектә булырга һәм кирәк булса, кешеләргә кирәкле медицина ярдәмен вакытында һәм югары дәрәҗәдә күрсәтергә, гражданнарның тормышын һәм сәламәтлеген саклау өчен барысын да эшләргә тиеш, - дип билгеләп үтте Игорь Комаров.