Сәламәтлек
3 Апреля 2020, 17:02

Вирус вакытында иммунитетны ничек ныгытырга?

Телетапшырулар алып баручы, медицина фәннәре докторы Елена Малышева үз киңәшләрен бирде.

Елена Малышева риск төркемендә булучыларга, цинк күп булган продуктларны кулланырга киңәш итте. Танылган табиб, цинк «үтерүче күзәнәкләрне» активлаштыру өчен кирәк, дип аңлатты. Алар вирус белән зарарланган күзәнәкләрне юк итә. Цинк солы һәм кукуруз ярмаларында күп. Организмга иммунитетны ныгыту өчен, селен да бик кирәк. Малышева мондый очракта рационга Бразилия чикләвеге өстәргә кирәк ди. Моннан тыш, табиб чиста суны күп кулланырга тәкъдим итте.
Читайте нас