Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
3 апрель 2020, 21:05

“Татлы үлем” кемгә яный?

Секс белән шөгыльләнгәндә үлеп китүне шулай атыйлар...

Секс белән шөгыльләнгәндә үлеп китүне шулай атыйлар...
Статистика күрсәткәнчә, чит йортта, эчкән баштан һәм... чит хатын белән булганда, мондый үлем-китемнәр чагыштырмача ешрак теркәлә икән.
Олы яшьтәге кешеләрнең дә җенси мөнәсәбәтләр вакытында үлеп китү очраклары байтак, ди табиблар. “Татлы үлем”нең төп сәбәпләре – йөрәк һәм кан тамырлары авырулары. Әгәр алар тәртиптә булмаса, адәм баласын инфаркт яки инсульт егып салуы бик тә мөмкин.
Ни өчен дисезме? Чөнки секс һәрвакытта да организмнан артык зур киеренкелек (аерым алганда, йөрәккә күп көч төшә) таләп итә. Ә гадәти булмаган шартлар, чит-ят йорт, чит хатын һәм спиртлы эчемлекләр куллану әлеге киеренкелекне тагын да арттыра...
Читайте нас: