Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
3 апрель 2020, 13:39

Көтмәгән җирдән вирус эләктерергә мөмкин

Белорет шәһәренә кайтып барган поезд пассажирын COVID-19 диагнозына шик белән хастаханәгә алып киткәннәр.

2 апрельдә Инҗәр станциясендә поезд пассажиры, тән температурасы +37,8 градус булу сәбәпле, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Вахта ысулы белән эшләүче, 26 яшьлек ир-атка кискен респиратор вирус инфекциясе диагнозы һәм COVID-19 га шик куйганнар. Пассажир сүзләренчә, ул «Мәскәү -Казан-Белорет» маршруты буенча вахтадан әйләнеп кайтып барган, чит илдә булмаган. Коронавирус йогышы булган кеше белән контактта булмаган. Ирне «ашыгыч ярдәм» машинасында Белорецк үзәк район хастаханәсенә илтәләр. Вахтовик белән вагонда тагын 48 пассажир булган. Поездда барлыгы 116 пассажир, алар арасында ике бала кайтып барган. Әлеге авыручының диагнозы тулысынча ачыкланганчы аның белән контактта булган поезд хезмәткәрләрен вакытлыча эштән читләштерергә мөмкиннәр.
Читайте нас: