Галимнәр организмдагы хроник ялкынсынуга карата иммун реакциясен “күзәтүче” аксымнар комплексын ачыклаган. Белгечләр фикеренчә, әгәр шул комплексны “сүндерсәң”, адәм баласының организмы бик әкрен картая башлаячак. Моннан тыш, бу шартларда яман шеш, шикәр диабеты, Альцгеймер һәм Паркинсон чирләренә дә чик куелачак.