Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
1 апрель 2020, 22:10

Картларның аягы ник кәкре?

Игътибар иткәнегез бардыр: яшь чакта туры булган аяклар да, кеше картаюга, “тәгәрмәчкә” әверелергә мөмкин...

Игътибар иткәнегез бардыр: яшь чакта туры булган аяклар да, кеше картаюга, “тәгәрмәчкә” әверелергә мөмкин...
“Яшь чакта бар кеше дә матур һәм сәламәт була, ә өлкәнәя төшкәч, тән һәм гәүдәләр тышлашмый башлый”,- дип зарланган өлкәннәрне ишеткәнегез бардыр. Чынлап та, күпләрнең куллары калтырый башлый, акыл реакциясе сүлпәнәя, тизлекләре кими, ишетү һәм күрү сәләте югала бара...
Боларны булдырмауның чаралары бар һәм күп кенә проблемаларны хәл итәргә яки булдырмый калырга мөмкин икән. Эш шунда, еллар үтү белән организмда тукымалар күләме кими һәм сеңерләр һәм буыннар комплексы юкара башлый. Бу, әлбәттә, умыртка баганасына да кагыла, чөнки ул аеруча нәзберек орган. Шул сәбәпле, кешедә остеопороз чире баш калкыта. Нәтиҗәдә, адәм баласының гәүдәсе, аяклары кәкрәя. Ләкин иң аянычлысы – йөргән вакытта авырту көчәя. Әкренләп кеше торган саен азрак хәрәкәтләнә башлый, депрессиягә һәм апатиягә бирешкәнен сизми дә кала.
Ләкин... барсын да төзәтергә мөмкин дип исәпли табиблар. Эш шунда – кешенең мускулларын хәтта бик-бик картайгач та эшләү сәләтенә кайтару мөмкин икән. “Алар кеше организмындагы үзгәрешләргә сәләтле бердәндер тукыма, шуңа күрә, картаю – сәбәп түгел”,- ди галимнәр. Әлбәттә, яшьтән сөякләрне саклау һәм аларның эшчәнлеге бозылуга юл куймау яхшырак, ләкин картайгач та соң түгел икән әле. Моның өчен мускулларны ныгытырга тырышырга, төрле күнекмәләр эшләргә иренмәскә кирәк.
Әгәр аяклар инде кәкрәеп өлгергән икән, процесс көчәймәсен өчен һәр көнне зарядка эшләргә һәм махсус минераль препаратлар кабул итәргә киңәш итә табиблар. Шул вакытта мускуллар ныгый башлар һәм буыннарга һәм сөякләргә төшә торган көчергәнешнең шактый өлешен үз өстенә алыр ди алар.
Фото: irecommend.ru
Читайте нас: