Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
31 март 2020, 02:37

Резусы Rh(–) булган кешеләргә нинди чирләр ешрак "ябыша"?

Аларның интеллектуаль дәрәҗәсе бераз югарырак, диләр галимнәр.

Чит ил галимнәре тикшеренүләре нәтиҗәсендә менә нәрсә ачыкланган: каннары Rh (–) белән Рh (+) резус-факторлы кешеләр сәламәтлеге белән бер-берсеннән нык аерыла икән.

Шунысы кызыклы, гематологлар күзәтүенчә, Rh(–) ешрак еврейларда, испанлыларда, эфиопларда еш очрый. Башка милләт вәкилләрендә ул аз, нибары 1%.

Rh (–) резуслы кешеләрнең организмында кайбер авыруларны барлыкка китерүче бактерияләрдән саклый торган аксым юк, шуңа күрә «тискәре» резуслыларның иммунитеты чагыштырмача начар. Мондый кешеләр җылы яратучылар (еш өшиләр) һәм холык ягыннан басынкыраклар. Аларның интеллектуаль дәрәҗәсе дә бераз югарырак, әйткәндәй, төрле тылсымлы көчкә ия булучылар, шаманнар, им-томчыларның күпчелеге нәкъ менә тискәре резус-факторлы, имеш. Каны икенче төркем, резус-факторы тискәре булган хатын-кызлар йөккә узар алдыннан табиблар белән киңәшләшергә, алар биргән киңәшләрне төгәл үтәргә кирәк, диләр. Яралгының резусы әнисенеке кебек булмаса, резуслар конфликты килеп чыгу ихтималы бар. Балага узарга ниятләгәч, резусы тискәре булган хатын-кыз резуска карата антитәнчекләр булу-булмавын тикшертергә тиеш.


Резусы Rh(–) булган кешеләргә нинди чирләр ешрак "ябыша"?


Өч ел элек Чехия галимнәре язып чыгарган мәгълүматларга күз салганда, Rh(–) булган ир-атлар психик чирләргә, аллергиягә, анемиягә ныграк бирешәләр икән. Аларда бавыр белән проблемалар ешрак туа, остеопорозга һәм йогышлы авыруларга ныграк бирешә алар.

Шул ук вакытта, Рh (–) резуслы ир-атларда каннарында аксым аз булу сәбәпле, аш кайнату әгъзалары, эчәкләр авырулары, үт куыгы авырулары, простата, яман шеш авыруларының кайбер төрләре сирәгрәк очрый.

Rh(–) резуслы хатын-кызлар арасында псориаз, 2 типтагы диабет, бәвел юлларының йогышлы авырулары, сколиоз белән чирләүчеләр күп, организмдагы В витамины җитмәүдән дә интегә алар.
Читайте нас: