Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
25 март 2020, 18:20

Уфа районында йогышлы авырулар хастаханәсе төзи башлыйлар

Аны ярты елдан да тизрәк төзеп бетерү планлаштырыла.

Аны ярты елдан да тизрәк төзеп бетерү планлаштырыла.

25 мартта Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Уфа районының Зубово авыл советы территориясендә яңа йогышлы авырулар хастаханәсе төзелешен башлау буенча кучмә киңәшмә уткәрде.

– Коронавирус инфекциясе таралуга бәйле вәзгыять ашыгыч чаралар күрергә мәҗбүр итә, – дип билгеләп үтте беренче вице-премьер Андрей Назаров. - Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча без Уфа районында 520 урынга исәпләнгән яңа тиз төзелә торган йогышлы авырулар хастаханәсен булдырырга планлаштырабыз. Биредә коронавирус инфекциясе белән авыручылар дәваланачак.
Яңа хастаханәне ярты елдан да тизрәк төзү һәм аны бронх-үпкә чирләрен, беренче чиратта коронавирусны дәвалау өчен заманча медицина җиһазлары белән тулысынча тәэмин итү күз уңында тотыла. Төзелеш өчен мәйданчык Уфа һәм аэропорт янында урнашкан. Бу дәваханәне тиз арада электр челтәрләренә һәм коммуникацияләргә тоташтыру мөмкинлеге бирәчәк.
Читайте нас: