“Матурлык корбаннар сорый” дигән әйтем бар. Тормышка җиңелчәрәк карасаң, чынлап та уеннан-уймак чыгып куядыр.
Мәскәүдә бер туташ карантин дип тормаган, тырнак матурлатырга киткән. Ә матурлык тудыручы осталар аны тиешле органнарга “сатканнар” .
Чибәрлек корбаны булган бу туташ Италиядә йөреп кайткан булган. Шуңа карамастан, тыюларга игътибар бирмәгән, салонга киткән.
Тик кенә дә утырмаган, ичмасам, күңелле сәфәре турында мактанып өлгергән.
Әллә чынлап та анда булган, әллә коронавируска бәйле карантин эшчәнлеген “тикшереп” карарга уйлаган бу туташ?
Хезмәткәрләр тиз генә полиция чакыртканнар да, чибәркәйне утыртып та җибәргәннәр, дип хәбәр итә «Рен ТВ».
Ә инде органнарга баргач, туташ Русиягә 8 мартта килүе, аэропортта тикшерелүе, беренче тестларның аның сәламәт булуын күрсәтүен белдергән.
Бүгенге хәлләргә бәйле, туташны кабат тикшеренүләр үткәрми, өенә җибәрмәсләр дә дип уйлыйм. Тик тора белмәсәң, шулай тиз үк маҗарага эләгүең ихтимал.
Кагыйдә булгач – кагыйдә, таләпләрне үтәргә кирәк. Бүген үзең турында гына уйларга ярамый.