Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
25 март 2020, 11:25

Коронавирустан өйдә дәваланып буламы?

Көнгә чыксаң, шул бер тема инде...

Мәскәүнең сәламәтлек саклау департаменты коронавирус инфекциясен җиңел кичерүчеләргә өйдә дәваланырга мөмкин дип белдерде. Бу хактагы мәгълүмат департамент сайтында урнаштырылган.
Карар 23-30 мартлрда үз көчендә булачак.
Расланган кагыйдәләр буенча, әгәр кешедә коронавирус ачыкланган икән, медицина оешмасы вәкиле чир йоктырган кешегә моны хәбәр итә. Шул моменттан алып авыруга һәм аның туганнарына яшәгән урыннарын ташлап китү тыела.
Мәскәү сәламәтлек саклау департаменты приказында коронавирус йоктыручының өй шартларында дәвалануы яисә госпитализацияләнергә тиешле очраклар тәфсилләп язылган.
Әгәр пациентның:
Тән температурасы 38,5 градустан ким;
Сулыш алуы иркен булса, ул өендә дәвалана ала.
Өйдә дәвалана алу-алмау пациентның тын алу хәрәкәтләре ешлыгына да бәйле.
Читайте нас: