Башкортстанда грипп һәм кискен респиратор вирус инфекцияләре белән 30 788 кеше чирләгән, шул исәптән 18 711 бала. Алдагы атна белән чагыштырганда, авырулар саны 17,6% ка күбрәк. Эпидемия бусагасы 31,9% ка арткан, дип хәбәр итә Роспотребнадзор.
Уфа шәһәре буенча 9 121 грипп һәм ОРВИ белән авыручы очрак теркәлгән, шул исәптән балаларда – 4 781 очрак (52,4%). Авыру шулай ук эпидемия бусагасыннан югарырак булып кала.