Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
24 март 2020, 20:40

Магнит шарчыклар йоткан

Сабый аларны тәм-том дип уйлагандыр инде, күрәсең

Сабый аларны тәм-том дип уйлагандыр инде – Мәскәүдә 3 яшьлек кыз бала магнит шарчыклар йоткан.
Башкаланың Сперанский исемендәге балалар клиник дәваханәсе табиблары ашыгыч рәвештә операция ясап, баланың гомерен саклап калганнар. Хирурглар әйтүенчә, шарчыклар бала ашказанында 3 көн йөргән. Сабыйны дәваханәгә китергәндә аның эче авырткан, ул коскан. Баксаң, теге магнит шарчыклар бер-берсенә тартылып, эчәклектә “үтмәслек” хәл тудырганнар. Җитмәсә, бер урында эчәкне үтәдән-үтә зарарлаганнар.
Табиблар тырышлыгы белән сабый исән калган. Организмнан 4 чит әйбер – шарчыклар алынган. Шунда бер уңайдан сукыр эчәгесеннән дә коткарганнар. Хәзер сабыйның хәле әйбәт, аны дәваханәдән чыгарганнар инде. Ә табибларга афарин!

Фото: lenta.ru

Чыганак: lenta.ru

Читайте нас: