Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
24 март 2020, 23:30

Чынлап үрчемәкче

Торган саен аза бу вирус.

Торган саен аза бу вирус.
Роспотребнадзор соңгы тәүлектә инфекциянең 14 төбәктә яңа 57 очрагы ачыклануын билгеләде.
РФ Президенты Владимир Путин Мәскәүнең Коммунарка поселогында урнашкан Covid-2019 диагнозлы авырулар ятучы дәваханәдә булды.
Ил башлыгы авыруларның дәвалану шартлары белән танышты, дип хәбәр итә Татар информ, Кремльнең матбугат хезмәте белдерүенә сылтанып.
В. Путин дәваханәгә кергәндә махсус костюм, бахиллалар, перчаткалар кигән.
«Коллективыгызга иң җылы сүзләрне җиткерегез. Мин аларның һәркайсысының хәрби постларында ничек тырышып эшләвен күрдем. Хәрби сүзләрне кулланасым килми, әлбәттә, ләкин монда эш сәгать кебек, бер кечкенә механизм кебек җайланган”, – диде Путин, баш табиб Денис Проценкога мөрәҗәгать итеп.
Роспотребнадзор белдерүенчә, соңгы тәүлектә Русиядә 57 яңа очрак теркәлгән. Бу 14 төбәккә кагылышлы яңа мәгълүмат.Ә инфекция эләктерүчеләр саны җәмгысе 495кә җиткән.
Читайте нас: