Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
19 март 2020, 17:30

Коронавирустан ничек сакланырга?

Гигиенаның гади кагыйдәләрен үтәү дә зур хәвефтән саклап калу көченә ия.

Бар дөньяны яулап килгән таҗлы бу вирус безнең якларга килеп җитмәсен иде дип телик.
Шулай да сакланганны Ходай саклармын дигән. Моның өчен гигиенаның гади кагыйдәләрен үтәү дә зур хәвефтән саклап калу көченә ия. Һәм, әлбәттә, кеше күп урыннарда йөремәү хәерле.
Бу кагыйдәләрне белү мөһим:
- Иң төп таләп, әлбәттә – кулларны сабын белән еш юарга. Дезинфекция чарасын куллану да ярдәм итә.
- Үзең белән спиртлы яки вируслардан зарарсызландыра торган салфеткалар йөртергә тырышыгыз. Кулны юу мөмкинлеге булмаганда шулар бик ярап кала.
- Юылмаган куллар белән күзләргә, иренгә, борынга кагылмаска тырышыгыз.
- Ютәлләгәндә, төчкергәндә авыз, борынны бер тапкыр кулланыла торган салфкеткалар белән каплагыз һәм соңыннан чүплеккә ыргытыгыз.
- Эштә һәм өйдә өстәл өсләрен, ишек тоткаларын, телефоннарны һәм техникаларны чистартып торырга кирәк.
- Җәмәгать урыннарына чыкканда, авыруны караганда медицина битлеге кию мөһим. Ә урамда кимәсәң дә була, ди табиблар.
- Ютәлләгән, төчкергән кешедән ераграк торырга кирәк. Ким дигәндә 1 метр ераграк тору хәерле. Чөнки вирус һава-тамчы юлы белән күчә.
Читайте нас: