Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
18 март 2020, 13:36

Ач килеш су эчү организм өчен файдалы, ди...

Ә чынында ничек?

Су эчү файдалы һәм аны никадәр күбрәк эчсәң, шулкадәр яхшырак дип адым саен ишетәбез.

Даими рәвештә ач килеш су эчүнең кеше сәламәтлегенә булган тәэсире хакында немец табиблары сөйләде. Бу хакта focus.de басмасы яза.
Беренчедән, матдәләр алмашыну процессы 24 процентка арта;
Икенчедән, иртән су эчү төнлә җыелган токсиннарны чыгарырга булышлык итә;
Өченчедән, ач килеш ярты литр су эчү кан әйләнешен стимуллаштыра һәм тирене сәламәтләндерә;
Дүртенчедән, иртән даими рәвештә су эчү лимфатик система балансын тәртиптә тота һәм организмны зарарлы бактерияләргә һәм микробларга каршы тотрыклы итә.
Шулай ук даими рәвештә су эчү бөерләрдә ташлар барлыкка килүне, бәвел куыгы инфекцияләрен һәм сару кайнауны профилактикалый.
Медиклар иртән торгач та бүлмә температурасындагы суны эчәргә киңәш итә.
Читайте нас: