Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
17 март 2020, 12:50

Прививкадан баш тартырга ярыймы?

Югыйсә, кайвакыт прививка ясатырга кыстапмы кыстыйлар...

Якын киләчәктә папилломавирустан, менингококктан, кызамыктан, “ротавирус”тан һәм гемофиль инфекциядән прививкалар ясату мәҗбүри булачак, диләр. Ул “мәҗбүри” прививкалардан баш тарырга ярыймы?
- Прививкаларга каршы агитация ясарга теләмим, әмма алар кирәк, - ди бу уңайдан врач һәм юрист Сергей Веккер. - Әмма монда “мәҗбүри” дигән сүз дөрес булмастыр ул. Югарыда телгә алынган прививкаларны Милли прививкалар календаренә кертергә ниятлиләр, әмма “Йогышлы авыруларны иммунопрофилактикалау турында”гы законга ярашлы рәвештә, кеше алардан баш тартырга хокуклы. Практикада ул болайрак була: вакцинация алдыннан бланк бирәләр, анда сез прививка ясатуга риза булуыгыз яки баш тартуыгыз турында имзагызны куясыз. Балалар өчен аларның әти-әниләре яки опекуннары кул куя. Шунысы бар – кайсыбер прививкаларның ясалмавы аркасында халык арасында инфекция йөргәндә яки эпидемия куркынычы янаганда вакытлыча мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрендә ул кешене кабул итмәскә мөмкиннәр. Кайсыбер эшләргә алмаска мөмкиннәр, кайсыбер илләргә чыга алмавыгыз ихтимал.

Фото:mobiguru.ru

Чыганак: АиФ

Читайте нас: