Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
17 март 2020, 14:05

Авокадо аша – йөзең нурлы булыр!

Авокадоның кеше саулыгы өчен файдалы булуы күптән дәлилләнгән. Экспертлар аны ашауның нинди бәлаләрдән коткарырга мөмкинлеге турында әйтә.

Авокадоның кеше саулыгы өчен файдалы булуы күптән дәлилләнгән. Экспертлар аны ашауның нинди бәлаләрдән коткарырга мөмкинлеге турында әйтә.
Йөрәк-кан тамырлары чирләрен искәртә.
Америка кардиологлары аның организмдагы холестерин күләмен киметүе хакында әйтә. Җимештә туклыклы матдәләр бик күп һәм аларның дүрттән өч өлеше майлы кислоталарга туры килә икән. Тәү чиратта, бу йөрәк өянәкләре һәм инсультны кисәтүгә ярдәм итә.
Ябыктыра.
Авокадодагы майлы кислоталар организмда озайлы энергия чыганагы булып хезмәт итә, ә май буларак тупланмыйлар. Нәтиҗәдә, кеше озайлы вакыт буена үзен тук хис итә, ачыгу күзәтелми, ә кеше ябыга.
Яман шешне кисәтә.
Авокадо составында булган липидларның лейкемия кебек гаять куркыныч чирне дәвалауда уңышлы булуы дәлилләнгән. Бу май чирнең билгеләре белән генә көрәшеп калмый, ә яман шеш китереп чыгарган чирле кәүсә күзәнәкләргә ябыша. Моннан тыш, онкологлар яман шеш белән авыручы кешеләргә һәр ашаганнан соң яртышар авокадо җимешен ашап куярга киңәш итә. Чөнки ул җиңел үзләштерелә, организмга энергия бирә һәм яшәү өчен мөһим матдәләр белән баета.
Биткә матур төс бирә.
Төрле файдалы май кислоталары тән тиресенең табигый төсен саклый, аны сәламәт һәм йомшак итә. Авокадо шулай ук картаю процессларын чигендерүче ультрашәмәхә нурланышыннан да саклый.
Моннан тыш җимештәге омега-9 майлы кислоталары бит тиресен кызарудан һәм ярсудан аралый.
Фото: avatars.m
Читайте нас: