Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
16 март 2020, 16:09

Тиз арада Уфада йогышлы авырулар дәваханәсе төзеләчәк

Сүз 3 ел дәвамында төзелгән клиник дәваханәләр хакында бармый.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика территориясендә коронавирус инфекциясе таралу хәвефен киметер өчен карар кабул итте. Документка ярашлы, республика территориясендә 2020 елның 20 апреленә кадәр катнашучылары 1000нән арткан чаралар үткәрү тыела.
Шимбә көнне штаб утырышы үткәрдек. Килеп туган хәл катлаулы. Әлеге вакытта коронавирус йоктыруның рәсми рәвештә расланган очраклары юк. Шушы шартларда мин “Башкортстан территориясенә яңа коронавирус инфекциясен кертү һәм таралу хәвефен киметү чаралары хакында”гы карарны кабул иттем. Алдан ук әйтәм, ситуациягә бәйле үзгәрергә мөмкин булган беренче карар. Документ — 20 апрельгә кадәр үз көчендә”, — диде Радий Хәбиров.
Киңәшмәдә шулай ук кыска шартларда Уфа территориясендә инфекцион авырулар дәваханәсе төзү күрсәтмәсе бирелде.
Сүз 3 ел дәвамында төзелгән клиник дәваханәләр хакында бармый. Бу дәваханә берничә айда төзелергә тиеш. Берничә ай эчендә без йогышлы авырулар дәваханәсе булдырырга тиеш”, — диде Башкортстан Башлыгы.
Читайте нас: