Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
15 март 2020, 03:04

Радий Хәбиров коронавирус хакында: Ситуация — тәүлек әйләнәсенә катгый контрольдә

...әлегә бездә коронавирус белән авыручылар юк.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров кичә, 14 март көнне, Башкортстанда коронавирус таралуга юл куймауга багышланган оператив киңәшмә үткәрде. Үзенең социаль челтәрләрендә ул бу вирус белән бәйле һәр хәбәр хакында яшермичә һәм ачыктан-ачык язып барачагын әйтте.
Әйе, әлегә бездә коронавирус белән чирләүчеләр юк. Әмма алар барлыкка килергә мөмкин. Әлбәттә, без моны хәл итәчәкбез, әмма вирусның шаукымын мөмкин кадәр азайтырга тырышырга кирәк”, — дип язган төбәк Башлыгы.
Коронавирус таралуны профилактикалау буенча күрелгән чараларны да әйтеп үтте Радий Хәбиров.
Беренчедән, без бүгеннән үк авыруларны дәвалауның тармаклы челтәрен әзерлибез, әгәр алар булса инде, әлбәттә. Икенчедән, республика халкына вирус белән бәйле хәбәрләрне максималь рәвештә ачык һәм яшермичә җиткерәчәкбез дип вәгъдә итәм. Дүшәмбедән Сәламәтлек саклау министрлыгы оештырган “кайнар линия”дә операторлар санын арттырачакбыз. (“Кайнар линия” телефоны: (8 (347) 286-58-27). БР Сәламәтлек саклау министрлыгы көн саен брифинглар үткәрәчәк һәм чынбарлыкка туры килгән мәгълүматларны хәбәр итәчәк. Өченчедән, кешеләр күпләп җыела торган чараларны чиклибез. Хезмәткәрләр өчен чит илгә чыгуны тыябыз, Русия төбәкләре буйлап йөрүне дә чиклибез. Дүртенчедән, киң мәгълүмат чаралары һәм җәмәгать оешмалары лидерлары белән эшләүгә аеруча игътибар бүлергә кирәк. Миңа ышануыгызны һәм имеш-мимешләрне исәпкә алмавыгызны үтенәм. Миндә бөтен мәгълүмат бар. Һәм мин аны кичектермичә җәмгыятькә ишеттереп барачакмын”, — диде Радий Хәбиров һәм паникага бирелер, артык дулкынланыр өчен сәбәп юк дип белдерде.
Башкортстанда авыруның барлык очракларын да 100%ка диагностикаларга әзерләр.
Ситуация — тәүлек әйләнәсенә катгый контрольдә. Профилактика чараларын оештыруда килеп туган уңайсыз моментлар өчен гафу үтенәм. Әмма бу очракта без җитди йогышлы авыруның таралуына юл куймас өчен барлык чараларны да кулланабыз”, — диде төбәк җитәкчесе.
Читайте нас: