Русиялеләр коронавирус тирәли килеп туган хәлгә башка илләр белән чагыштырганда бик кайгырып бармый. Бу фикерне Nation News басмасы белән әңгәмәдә Михаил Хорс әйтте.
Аның сүзләре буенча, Русия халкы илебез тарихындагы җитди вакыйгалар белән сыналган һәм сынмаган, ул сынаулар арасында коронавирус пандемиясе дә иң куркынычы түгел.
“80нче еллар ахыры – 90нчы еллар башында безнең ачлы-туклы яшәгән вакытлар да, урамнарда бандитлык хөкем сөргән чаклар да, җинаятьчелек чәчкә аткан чор да булды”, — дип аңлата белгеч.
Шул ук вакытта психолог фикеренчә, әти-әниләре белән чагыштырганда яшь русиялеләр коронавирустан ныграк шөбһәләнә. Чөнки яшьләрдә, өлкән буындагы кебек, сынаулар кичерү тәҗрибәсе әллә ни юк.
Аннары, Хорс фикеренчә, ата-аналар еш кына балаларын тормыш чынбарлыгыннан курчаларга тырыша.
Соңгы мәгълүматлар буенча, COVID-19 пневмониясен булдыручы SARS-CoV-2 коронавирусын 59 русияле йоктырган.
11 мартта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы дөньяда коронавирус пандемиясен игълан итте. 129 илдә барлыгы 150 мең авыручы теркәлгән, шуларның 5,8 меңе якты дөнья белән хушлашкан.