Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
14 март 2020, 23:06

Башкортстанда тагын ике кешедә коронавируска шик бар

БР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 13 мартка республикада коронавирус йоктыру очраклары теркәлмәгән.

Күмертауда коронавируска шикләнеп Италиядән кайткан ике кеше дәваханәгә урнаштырылган. Алар шәһәр клиник дәваханәсенең аерым боксларында ята. Әле медиклар аларның анализлары нәтиҗәләрен көтә.

“Әгәр анализлар ике тапкыр кире нәтиҗә күрсәтсә, кеше коронавирус инфекциясен йоктырмаган дип исәпләнә. Беренче анализ авыруның 1-2 тәүлеге эчендә алынырга тиеш, икенче анализны 10-12нче тәүлектә алалар”, — ди Роспотребнадзор ведомствосының Күмертау территориаль идарәсе начальнигы Татьяна Похомова урындагы “Арис” телеканалына биргән интервьюда.

Хәтерегезгә төшерәбез, БР Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми мәгълүматлары буенча, 13 мартка республикада коронавирус йоктыру очраклары теркәлмәгән. Йогышлы авырулар дәваханәләренә 34 кеше күзәтү астына урнаштырылган. Өй режимында участок табиблары күзәтүе астында— 311 кеше.

Читайте нас: