Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
4 март 2020, 22:36

Финалга 4 табиб чыкты

Ярымфиналда Русиянең 54 төбәгеннән барлыгы 237 конкурсант катнашты.

Ярымфиналда Русиянең 54 төбәгеннән барлыгы 237 конкурсант катнашкан иде. Алар арасында Башкортстаннан 9 табиб булды. 1 һәм 2 мартта бәяләү чаралары узды. Катнашучылар төрле сынауларда, дискуссияләрдә, эшлекле уеннарда, осталык дәресләрендә үзләрен күрсәтте.
Нәтиҗәләр буенча 100 финалист билгеләнде. Идел буе федераль округын 9 төбәктән 13 финалист тәкъдим итте. Алар исәбендә республикадан 4 вәкил бар — Республика клиник перинаталь үзәгенең кабул итү бүлеге мөдире Динар Габдрахманов, Гөлнара Идрисова һәм Богдан Олейник (Республика кардиоүзәге), Артём Изосимов (Башкорт дәүләт медицина университеты). Хәзер катнашучыларга финал сынауларын үтәсе кала. Бу белгечлектә 30 кеше җиңүче исеменә лаек булыр дип көтелә. Шуларның 10сы — “Русия лидерлары” конкурсының суперфиналына барачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Читайте нас: