Вакциналар бала организмына тискәре йогынты ясамыймы?
Бездә кулланыла торган бөтен заманча вакциналар да җентекле контроль аша узалар һәм алар дөнья стандартларына туры киләләр. Димәк, бала организмы өчен алар зыянлы түгел.
Прививкалар ясалган бала авырып китәргә дә мөмкин, чөнки бернинди вакцина да гомерлек йөз процентлы гарантия бирә алмый. Әмма мондый очраклар бик сирәк була. Бала, авырган очракта да, чирне җиңелчә генә үткәреп җибәрә.