Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
3 март 2020, 17:40

Маскалар запасы булдырырга кирәк, диләр

Без хәлләрнең төрлечә булып китүенә әзер торырга тиешбез

Уфада коронавирус инфекциясенең таралуына юл куймау буенча оператив штаб утырышында медицина битлекләренең 100 меңлек запас резервын булдыру турында карар кабул ителгән.
Башкортстан хөкүмәтенең матбугат хезмәте биргән мәгълүматлар буенча, даруханәләр бернинди ыгы-зыгысыз, шау-шусыз битлекләр сатуны дәвам итә. БР хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров “республикада саклаучы битлекләрне кыйбат хакка сатуга һәм спекуляциягә юл куелмачак” дип ассызыклады.
“Дөньякүләм тенденцияләрне исәпкә алып, коронавирус тарихының тиз генә тәмамлануына өметләнәсе юк, - дип белдерде Андрей Назаров. – Без хәлләрнең төрлечә булып китүенә әзер торырга тиешбез. Икътисадта кризиска каршы чаралар кабул итүгә дә әзерләнергә кирәк. Кытай тәҗрибәсе шуны дәлилли”.
БР буенча баш санитар табибы урынбасары Галина Пермина әйтүенчә, Башкортстанда гыйнвардан башлап эпидемиягә каршы чаралар комплексы оештырылган. Кытайдан кайтучыларның барысы да җентекле тикшерү үткән. Берсендә дә коронавирус инфекциясе табылмаган.
Читайте нас: