Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
3 март 2020, 02:43

42 мең тонна кан тапшырганнар

План 103 процентка үтәлгән дигән сүз бу.

Башкортстанда былтыр донорлар 42 тоннадан артык кан тапшырган. Төбәктәге Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, план 103 процентка үтәлгән.
Узган ел эчендә 72 меңнән артыграк донацияләр үткәрелгән.
2019 елда Башкортстанда шулай ук сөяк мие донорлары регистры тулыландырыла башлаган. Бүгенге көндә анда 3 319 потенциаль донор исәпләнә.
“Республикада барлык медицина округларында, район хастаханәләрендә безнең хезмәт филиаллары һәм БДМУ каршында кан күчерү бүлеге бар. Республиканың бөтен медицина оешмалары да, кайда урнашкан булуларына карап, кан күчерү станциясенә я аның филиалына беркетелгән, кан җитештерүче һәм аның компонентларын кулланучы арасы100 километрдан артмый”, – ди республика кан күчерү станциясенең баш табиб Рамил Хәмитов.
Читайте нас: