Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
1 март 2020, 18:39

Коронавируска шикләнеп, 14 кытайлыны Әбҗәлилдә обсерваторга урнаштырганнар

Коронавирус узган елның декабрендә Кытайның Ухань шәһәрендә таралды.

Коронавирус йоктыруга шикләнеп Башкортстанда цемент заводы территориясендә обсерватор ачканнар. Анда күптән түгел эпидемиянең таралу учагыннан Уфага килгән 14 кытайлы эләгеп өлгергән иде.
Обсерватор Әбҗәлил районында урнашкан. Ул 16 изолятордан торган аерым бинадан гыйбарәт. 10-29 февральдә анда КХРның 14 гражданнары яшәп алган. Алардан ике тапкыр анализ алганнар, нәтиҗәләре кире булган. Соңгы мәгълүматлар 27 февраль көнне билгеле булды.
Аскар район дәваханәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, әлеге вакытта төбәктә коронавирус белән авыру очраклары теркәлмәгән.
Читайте нас: