Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
1 март 2020, 13:05

Калкансыман биз эшенә комачаулаучы биш азык

Табиблар бу орган үзен яхшы хис итсен өчен, кайбер азыклардан баш тартырга киңәш итә.

Эндокринологлар кеше организмы сәламәт калкансыман биздән башка дөрес эшли алмый, ди. Табиблар бу орган үзен яхшы хис итсен өчен, биш төрле азыкны сирәгрәк кулланырга киңәш итә. Исемлектә беренче булып соя тора. Анда булган фитоэстроген калкансыман бизнең гормоннар ясау сәләтен киметә. Йодны яхшы үзләштерүгә шалкан да комачаулый икән. Белгечләр аны көнгә 150 граммнан артык кулланырга киңәш итми. Макарондагы глютен да ашказаны-эчәк тракты органнарының яхшы эшчәнлегенә комачаулый. Ә бу калкансыман бизнең гормоннар үзләштерүен киметә. Шикәр дә организмда ялкынсыну процесслары тудыра, табиблар аны җиләк-җимеш белән алыштырырга куша. Кофе кебек эчемлек тә гормоннар үзләштерүгә комачаулый, шуңа күрә эндокринологлар әлеге эчемлекне куллануны шактый чикләргә киңәш итә.
Читайте нас: