Хөкүмәт премьер-министры Михаил Мишустин Курган өлкәсенә кылган эш сәфәре вакытында, Курган ашыгыч ярдәм күрсәтү дәваханәсе кызгану һәм оят хисләре генә тудыра, дип белдерде. “Дәваханәнең шундый хәлдә булуын күрү бик күңелсез. Биредә ни дәваланып, ни сыйфатлы эшләп булмыйдыр, мөгаен”,— диде Мишустин.